news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Җиңү Проспектында, кыска ялганыш барлыкка килеп, трамвай түбәсенә ут капкан

Бүген иртән Казанның Җиңү проспектында трамвай түбәсенә ут капкан. Бу хакта «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хәбәр итте.

Әлеге хәл 9.30 сәгатьтә 226а номерлы йорт янында була. 5а маршрутында йөрүче трамвайның бер приборы сафтан чыга, бу кыска ялганыш барлыкка килүгә сәбәп була һәм трамвай түбәсенә ут каба.

Трамвай йөртүче вагонны туктатып, пассажирларны төшерә. Шуннан соң мөстәкыйль рәвештә янгынны сүндерә. Беркем дә зыян күрми.

news_right_1
news_right_2
news_bot