news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Севастопольнең беренче шәһәр хастаханәсенә пилотсыз очкыч ватыклары төшкән

Севастопольгә Украина Кораллы көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә беренче шәһәр хастаханәсе кардиология бүлегенә пилотсыз очкыч ватыклары төшкән. Бу хакта губернатор Михаил Развожаев хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, бер кеше яраланган. Моннан тыш, пилотсыз очкыч ватыклары тимер юлга да төшкән һәм контакт линиясенә зыян китергән.

Развожаев хәбәр иткәнчә, узган төндә Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә шәһәрдә 34 күп фатирлы йорт, шулай ук 17 шәхси йорт зыян күргән. РФ Кораллы көчләре дошманның 71 пилотсыз очкычын юк иткән. Бер кеше һәлак булган, дүртесе яраланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot