news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Теләче районыннан Лисичанскига гуманитар йөк китерделәр

Татарстанның Теләче районыннан Лисичанскига гуманитар йөк китерделәр
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

Теләче районы җылылык сезонына әзерләнү өчен Татарстан шефлыкка алган Лисичанскига гуманитар йөк җибәрде. Колоннаны муниципалитет башлыгы Айрат Фәтхуллин җитәкләде. Йөк Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков (ул Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызуга кураторлык итә) белән очрашуда тапшырылды.

Йөк составына су җылыткычлар, радиаторлар, генераторлар, җиһазлар һәм инструментлар кергән. Барысы да адреслы, шәһәрнең конкрет ихтыяҗлары өчен җыелган.

Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

«Җылылык сезонына әзерлек барышында без Татарстан шефлыкка алган шәһәрләр өчен адреслы заявкалар төзибез. Аларга республика районнары җавап бирә. Бу юлы безгә Айрат Фәтхуллин җитәкчелегендәге Теләче районы делегациясе килде. Команда белән эшләү нәтиҗәсендә без алдан ук җиһазларның резерв фондын формалаштырабыз. Битараф булмаган район халкына, бизнес һәм предприятиеләр вәкилләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт», – дип искәртте Ринат Садыйков.

Моннан тыш, махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләр өчен Теләче районыннан адреслы посылкалар, төзелеш материаллары, шулай ук техника («УАЗ» автомобиле һәм квадроцикл) китерделәр.

Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

news_right_1
news_right_2
news_bot