Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына спорт кирәк-яраклары озаталар
Татарстанда «Алгы сызыкта - спорт» акциясе башланды, аның кысаларында хәрбиләргә спорт кирәк-яраклары җибәрәләр. Беренче партияне озатканнар инде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова хәбәр итте.
«Бүген махсус хәрби операция зонасында илебез мәнфәгатьләрен яклаучы егетләрнең спортка зур ихтыяҗы бар. Хәрби бурычларны үтәгәннән соң аларга ял итәргә һәм көч тупларга кирәк. Егетләрнең теләкләрен җыя торган махсус оешма булдырылды һәм анда спорт кирәк-яраклары җибәрәчәкләр», – дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.
Татарстаннан мондый беренче йөкне узган атнада җибәргәннәр иде. Хәрбиләргә герләр, штангалар һәм башка спорт кирәк-яраклары тапшырылды, дип өстәде Павлова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз