news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан янгында 55 яшьлек ир-атны коткарганнар

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан янгында ир-атны коткарганнар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килгәндә, Клара Цеткин урамындагы биш катлы йортның беренче катындагы фатирда мебель һәм әйберләрне ялкын телләре ялмап алган була. Янгынның мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән.

Ут белән көрәшүчеләр 55 яшьлек ир-атны, махсус битлек кидереп, урамга алып чыккан. Аны Әлмәт Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

Янгынның сәбәбе – саксыз тәмәке тарту.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәрткәнчә, урын өстендә яткан килеш яки кәнәфидә утырып тәмәке тартмаска кирәк. Тәмәке тарту урынын көл савыты белән җиһазлау зарур. Тәмәке төпчекләрен балконнан ыргытырга ярамый. Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге янгын чыгуга сәбәпче булырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot