news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмә районыннан Донецк Республикасына, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә ярдәм илтәләр

Яңа Чишмә районыннан Донецк Республикасына, Запорожье һәм Херсон өлкәләренә ярдәм илтәләр
Фотоны Азат Мусин тәкъдим итте

Яңа Чишмә районында махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар сәфәр башланды. Район башлыгы Егор Тарнавский «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясе кысаларында волонтерлар берләшмәсен җитәкләде.

Берничә атна буе район халкы, предприятие һәм учреждениеләр хәрбиләргә ярдәм җыюда катнашты. Район мәдәният йортында оештырылган координация пункты посылкаларны кабул итү, сортларга аеру һәм төрү үзәгенә әверелде.

Оештыручыларның мәгълүматлары буенча, гуманитар йөкне Яңа Чишмә егетләре хезмәт итә торган Донецк Халык Республикасына, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләренә илтәчәкләр.

Гуманитар ярдәм составында Чуаш Чабаксары авылыннан Илдуловлар гаиләсе тапшырган УАЗ автомобиле, алты генератор, төзелеш материаллары һәм инструментлар, запас частьләр һәм автомобиль көпчәге бар. Шулай ук исемле посылкалар, хатлар, медикаментлар һәм озак вакыт саклана торган азык-төлек, шул исәптән өйдә әзерләнгән ризыклар да кертелгән.

Район башлыгы Егор Тарнавский халык, волонтерлар һәм предприятиеләр башкара торган уртак эшнең әһәмиятен билгеләп үтте.

Материал Азат Мусин катнашында әзерләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot