news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Августта Казаннан Сәмәрканд һәм Нәмәнганга туры даими авиарейслар ачыла

Августта Казаннан Сәмәрканд һәм Нәмәнганга туры даими авиарейслар ачыла
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Россиянең Nordwind авиакомпаниясе августта Казаннан Үзбәкстанның Сәмәрканд һәм Нәмәнган шәһәрләренә туры даими рейслар ача. Бу хакта Татарстан башкаласы аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казаннан Сәмәркандка рейслар 26 августта ачыла. Самолет чәршәмбе көнне 23.50 сәгатьтә кузгалып китәчәк, ул 3 сәгать 5 минут эчендә Сәмәркандта булачак. Сәмәркандтан Казанга авиарейс 27 августта ачылыр дип көтелә. Үзбәкстаннан самолетлар пәнҗешәмбе көнне җирле вакыт белән 5.55 сәгатьтә кузгалачак, очышның дәвамлылыгы 3 сәгать 25 минут тәшкил итә.

Нәмәнганга рейслар 5 сентябрьдә ачыла. Әлеге шәһәрдән самолет шимбә көннәрендә 22.10 сәгатьтә кузгалып китәчәк. Очышның дәвамлылыгы 3 сәгать 20 минут тәшкил итәчәк. Казанга авиарейс 6 сентябрьдә ачыла. Үзбәкстаннан самолет якшәмбе көнне җирле вакыт белән 4.55 сәгатьтә кузгалачак, очышның дәвамлылыгы - 3 сәгать 45 минут.

news_right_1
news_right_2
news_bot