news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казаннан Чаллыга яңа елга маршруты ачылды

Казаннан Чаллыга яңа елга маршруты ачылды
Фото: © «Татар-информ», Надежда Гордеева

Бүген Татарстанда Казан – Чаллы елга маршруты ачылды. Дистә еллар узгач, «ТР флоты» компаниясе генераль директоры Роман Лизалин бу юнәлеш буенча даими пассажир рейсларының яңадан ачылуын «мөһим вакыйга» дип атады.

Маршрутта заманча «Метеор-2020» суднолары җәлеп ителгән. Юлда алар Чистай, Түбән Кама һәм Алабугада тукталыш ясыйлар. Һәр шәһәрдә пассажирлар өчен махсус экскурсия программалары әзерләнгән.

Казаннан судно - җомга һәм шимбә, ә Чаллыдан шимбә һәм якшәмбе көннәрендә китә.

Татарстан башкаласыннан «Метеор» 8:30 сәгатьтә кузгала. 11:35 сәгатьтә ул - Чистайда, 13:20 сәгатьтә – Түбән Камада, 13:35 сәгатьтә Алабугада булачак. Чаллыга судно 14:20 сәгатьтә килеп җитә.

Чаллыдан «Метеор» 13:00 сәгатьтә китә. 13:45 сәгатьтә ул - Алабугада, 14:00 сәгатьтә - Түбән Камада,15:45 сәгатьтә - Чистайда, 18:50 сәгатьтә Казанда булачак.

Билет бәясе сәфәрнең ераклыгына бәйле. Казаннан Чаллыга кадәр тулы билет 2 мең сумга төшә. Биш яшькә кадәрге балалар бушлай сәяхәт итә ала.

Пенсионерлар, студентлар, 5-10 яшьлек балалар, күп балалы гаиләләр, инвалидлар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ташламалар гамәлдә. Билетларны «ТР флоты» компаниясенең рәсми сайтында һәм Казан Елга вокзалы кассаларында сатып алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot