Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казаннан Нальчик һәм Сочига даими авиарейслар ачыла
2 майда «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казан – Нальчик - Сочи маршруты буенча даими рейслар ача. Очышлар шимбә һәм чәршәмбе көннәрендә башкарылачак, дип хәбәр итә авиакомпаниянең матбугат хезмәте.
«Яңа рейслар Казан халкына һәм кунакларына популяр курорт юнәлешләренә – Нальчик һәм Сочига тиз һәм уңайлы барып җитәргә мөмкинлек бирә. Маршрут бу төбәкләргә сәяхәт итүгә зур ихтыяҗ барлыгын исәпкә алып сайланган», - диелә хәбәрдә.
Маршрутта Канаданың 50 пассажир сыйдырышлы «Бомбардье CRJ-200» авиалайнерлары файдаланылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз