Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмәдә хәрби хезмәткә чакырылучыларның икенче төркемен озаттылар
Бүген иртән Бөгелмә хәрби комиссариаты ишегалдында хәрби хезмәткә чакырылучыларны чираттагы төркемен озаттылар. Язгы кампания кысаларында район чакырылыш комиссиясе карары белән чакырылган унике егет Казанга юл тотты.
Аларны озатырга район хакимияте, руханилар һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре килде.
Алар арасында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Сәгыйтов, протоиерей Евгений Романов, имам-хатыйп Баязит Рәүпов, Бөгелмә кадет интернат-мәктәбе директоры Александр Крайнов, Кораллы Көчләр ветераннары иҗтимагый оешмасы рәисе Ленар Гәрәев бар иде.
Фотоны Светлана Андреева тәкъдим итте
Егетләргә хәрби бурычны лаеклы үтәүләрен, антка тугры калуларын, өйләренә чыныгып һәм ныгып кайтуларын теләделәр.
Бөгелмә районыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның чираттагы төркемен 14 майда озатырга ниятлиләр.
Фотоны Светлана Андреева тәкъдим итте
Материал Светлана Андреева катнашында әзерләнде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз