Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иж-Бубыйда Бубилар мирасына һәм мәдрәсә тарихына багышланган китаплар тәкъдим ителәчәк
25 ноябрьдә Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында Иж-Буби мәдрәсәсе оешуга 245 ел, аның җитәкчеләре – мәгърифәтчеләр Гобәйдулла һәм Габдулла Нигъмәтуллин-Бубиларның тууына 160 һәм 155 ел тулуга багышланган юбилей чаралары кысаларында ике китапны тәкъдим итү чарасы булачак.
Чарада Төркиядә яшәп иҗат итүче язучы, журналист Айзирәк Гәрәева-Акчураның Бубилар гаиләсенең якты каһарманы Мәрьям Атмаҗа-Бубига багышланган «Мәрьям Буби» китабы тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук кичәдә педагог, иҗади бәйгеләр җиңүчесе, язучы Наилә Харисованың Буби мәдрәсәсе шәкерте, мәгърифәтче Даут Гобәйдигә багышланган «Инкыйлаб мулласы» китабын презентацияләү планлаштырылган.
Чара кысаларында кунаклар Иж-Буби мәдрәсәсенең бай тарихы белән таныша, мәгърифәтчелек һәм әдәбият өлкәсендәге казанышлар турында фикер алыша һәм авторлар белән аралаша алачак. Юбилей чаралары киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Бубилар гаиләсенең күпкырлы мирасына юнәлтү, яшь буында милли тарихка кызыксыну уяту һәм мәгърифәтчелек традицияләрен дәвам итү максаты белән оештырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз