Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иж-Бубый авылында фәнни конференция Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубиның 155 еллыгына багышланды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Әгерҗе районы Иж-Бубый авылында Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубиның 155 еллыгына багышланган фәнни конференция узды. бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында Миләүшә Ягъфәрова хәбәр итә.
Күренекле мәгърифәтче, педагог, мөселман дөньясында XX гасырның бердәнбер хатын-кыз казыясы Мөхлисә Нигъмәтуллина-Бубиның тууына багышланган конференциядә Әгерҗе районы башлыгы Ленар Нургаянов, Бөтендөнья татар конгресс Милли шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча Рафил Зөфәров, тарих, фәлсәфә, филология фәннәре кандидатлары катнашты.
Анда Мөхлисә Буби мирасы, авыл мәдрәсәсе тарихы, Мөхлисә Бубиның хатын-кыз ислам мәгарифен үстерүдәге роле, шулай ук аның иҗтимагый һәм дини тормышта актив катнашуы турында чыгышлар тыңланды.
Кунакларга авыл тарихы музеена экскурсия дә оештырылды. Чара төрле дәрәҗәдәге бүләкләүләргә бай булды.
Белешмә: Мөхлисә Буби 1869 елда Иж-Бубый авылында мулла гаиләсендә туган. 1917 елның I Бөтенроссия мөселман корылтаенда Мөхлисә Буби Мөселманнар диния нәзарәте әгъзасы һәм казыя итеп сайлана, беренче хатын-кыз казыйларның берсе була.

Фото: © https://agryz-rt.ru/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз