news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Июньнең соңгы көнендә Татарстанда яшенле яңгырлар һәм +23 градуска кадәр җылы көтелә

Бүген, 30 июньдә, Татарстанда дымлы, тотрыксыз һәм салкынча һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава көтелә. Иртән һәм көндез яңгырлар явачак. Кайбер районнарда, Казанны да кертеп, яшенле яңгырлар булуы ихтимал.

Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 7-12 метрга кадәр көчәя, кайбер урыннарда аның тизлеге 15-20 метрга җитәчәк.

Көндез Татарстанда һава температурасы +18..+23 градус җылы булачак (ТР башкаласында – +18..+20 градус).

news_right_1
news_right_2
news_bot