Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Июньнең соңгы көнендә Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә
Бүген, 30 июньдә, Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, ә кайбер көнчыгыш районнарда көчле яңгыр явачак (Казанда сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз).
Иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә секундына 8-13 метр тизлектәге төньяк һәм төньяк-көнбатыш җиле секундына 17-22 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында – 15-20 м/с).
Бик салкын булмаган төннән соң (+10дан +15 градуска кадәр) тәүлекнең якты вакытында төбәктә һава +18...+23 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +21...+23 градуска кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз