news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Июньнең соңгы көнендә Татарстанда +27 градуска кадәр җылыта

Июньнең соңгы көнендә Татарстанда +27 градуска кадәр җылыта
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген, 30 июньдә, Татарстанда антициклон йогынтысында коры һәм җылы һава торышы урнаша. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Явым-төшем фаразланмый, ди синоптиклар. Төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк.

Салкын төннән соң ( +7..+12 градус) тәүлекнең якты вакытында төбәк территориясендә һава +22..+27 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында +24..+26 градуска кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot