news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июньдә Татарстаннан Казахстанга пассажир поездлары йөри башлый

Июнь аенда Татарстаннан Казахстанга пассажир поездлары йөри башлый. Якын арада билетлар сатуга чыга. Билетларны 45 тәүлек алдан сатып алырга мөмкин.

«Июньдә тагын биш поезд йөри башлаячак: Алма-Ата-Саратов, Караганда-Самара, Алма-Ата-Новосибирск, Караганда–Омск, Алма -Ата–Казань», диелгән Россия тимер юллары матбугат хезмәте хәбәрендә.

Казахстанга йөрүче поездлар яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү сәбәпле туктатылган иде. Якын арада «Казахстан Темир Жолы» компаниясенең алты поезды расписаниега кертеләчәк. 20 апрельдән Атырау-Әстерхан поезды пассажирларны йөртә башлый.

Россиядән Казахстанга килгән барлык пассажирлар да казах, рус яки инглиз телендә ковидка тискәре тест нәтиҗәләрен яки коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация яки ревакцинация узуы турында сертификат (икенче прививканы ясаткач 6 айдан артык вакыт узарга тиеш түгел) күрсәтергә тиеш.

Covid-19 инфекциясенә тест ясаткач Казахстанның дәүләт чиген чыккан вакытка 72 сәгатьтән артык вакыт узмаган булырга тиеш. Тест нәтиҗәләре биш яшькә кадәрге балалар өчен кирәк түгел.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100