news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Июньдә Казаннан Геленджикка даими авиарейс ачыла

Рейслар сентябрь ахырына кадәр шимбә көннәрендә гамәлдә булачак.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Июньдә Казан, Уфа, Чиләбе һәм Нижневартовскидан Геленджикка яңа авиарейслар ачыла. 22 июньдә Татарстан башкаласыннан бу юнәлештә самолетлар оча башлаячак. Бу турыда пассажирларны ташучы компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рейслар Кара диңгез ярында җылы һава шартлары булганда, ягъни 21 сентябрьгә кадәр даими башкарылачак», – диелгән хәбәрдә.

Казаннан очышлар шимбә 6.15 сәгатькә планлаштырылган. Самолет Геленджикка 8.45 сәгатьтә килеп җитәчәк. Самолет Татарстан башкаласына 16.50 сәгатьтә очачак, ә аэропортка 19.10 сәгатьтә төшәчәк.

Пассажирлар 50 урынлы Bombardier CRJ-200 самолетында очачак..

news_right_1
news_right_2
news_bot