Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Июньдә Италиядә туристлык сезоны башланырга мөмкин
Популяр туристлык урыннарында яшәүчеләрнең күбесе ковидтан вакцинация ясаткан булырга тиеш.
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Италиядә туристлык сезоны 2 июньнән башланырга мөмкин. Бу турыда Россия Туроператорлар ассоциациясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Бу ил өчен истәлекле көн — Республика көне. «Рестарт соңрак вакытка билгеләнә алмый, чөнки ял итүчеләр өчен көрәш көндәш илләргә оттырылачак», — диде туризм министры Массимо Гаравалья.
Хөкүмәт чит ил кунакларын кабул итү өчен шартларны карый, дип аңлатты түрә. Популяр туристлык урыннарында яшәүчеләрнең күбесе ковидтан вакцинация ясаткан булырга тиеш. Бу процедураны шушы илгә килергә теләүче сәяхәтчеләр дә узарга тиеш булачак. Шулай ук аларга прививка сертификатын күрсәтергә туры киләчәк. Альтернатив вариант — ковидка тестның тискәре нәтиҗәсе.
«Апрель азагында Капри, Искья һәм Сорренто яр буенда яшәүчеләргә вакцинацияләүгә тотынабыз. Шулай ук Сицилия белән Сардиния кебек зур утрауларда да вакцинция үткәрүне сорыйлар», — диде Массимо Гаравалья
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз