news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Июнь белән чагыштырганда Татарстанда ковид белән авыручылар 60 процентка арткан

Любовь Авдонина коронавирустан саклануның бердәнбер ысулы вакцинация булуын искәртте.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Узган ай белән чагыштырганда, Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән авыручылар саны 60 процентка арткан.

«Июньнең шул ук чоры белән чагыштырганда коронавирус инфекциясе белән авыручылар 60 процентка арткан», — дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина.

Моның белән бәйле рәвештә, Любовь Авдонина коронавирустан саклануның бердәнбер ысулы вакцинация булуын искәртте.

news_right_1
news_right_2
news_bot