news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Июнь башы Татарстанда нормадан 3 градуска җылырак булачак

Татарстанда июньнең беренче декадасында һаваның уртача температурасы климат нормасыннан өч градуска югарырак булачак. ТР Гидрометеоүзәге шундый фараз җиткерде.

Гомумән, республика өчен 1 июньнән 10 июньгә кадәр климат нормасы +16,2 градус, ә Казан өчен — +16,6 градус тәшкил итә, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Элегрәк метеорологлар салкын майдан соң Татарстанда яшәүчеләргә табигый аномалияләрсез июнь вәгъдә иткән иде. Әлегә төбәктә яшенле яңгырлар һәм эссе, шул ук вакытта тотрыксыз һава торышы урнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot