news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Июнь аенда татарстанлыларны өстәмә ике ял көне көтә

Татарстан халкы киләсе айда ике көнгә күбрәк ял итәчәк. Өстәмә ял көннәре – Корбан бәйрәме һәм Россия Конституциясе көне уңаеннан булачак.

Март аенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов дини бәйрәмнәрне үткәрү даталарын билгеләүче указга кул куйган иде, аның нигезендә быел Корбан бәйрәмен татарстанлылар 28 июньдә билгеләп үтәчәк. Алдагы эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

РФ Конституциясе көне – 12 июнь - быел дүшәмбегә туры килә. Шулай итеп, рәттән өч көнлек ял көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot