news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Июнь аенда өстәмә ял көне булачак

Июнь аенда Татарстан халкын өстәмә ял көне көтә. Төбәнең Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы шул турыда искәртә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Быел ул ял көненә, якшәмбегә туры киләчәк.

«РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә ял һәм эшләми торган бәйрәм көне туры килгән очракта ял көне бәйрәмнән соң икенче көнгә күчерелә», – дип билгеләп үтәләр ведомствода.

Шулай итеп, 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан ял көне 13 июньгә, дүшәмбегә, күчерелә.

Димәк, биш көнлек эш атнасында 11, 12 һәм 13 июньнәр ял көннәре булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot