news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июнь аенда Татарстанда пенсияне үзгәртелгән график буенча түләячәкләр

Графиктагы үзгәреш ял көннәре белән бәйле.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). «Татарстан почтасы» Федераль почта элемтәсе идарәсе – Россия Почтасының филиалы пенсияне 12, 13 һәм 14нче числолар өчен 11 июньдә түләячәк. Бу хакта ТР буенча Пенсия фонды бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Графиктагы үзгәреш алдан торган ял көннәре белән бәйле.

Билгеләп үтелгәнчә, «Китерү хезмәте» АҖ пенсияне билгеләнгән график нигезендә илтеп җиткерәчәк.

Шулай ук 11 июньдә кредит учреждениеләре аша график буенча пенсия бирү датасы бәйрәм көннәренә туры килгән кешеләргә дә пенсияләр һәм һәм башка социаль пособиеләр түләнәчәк.

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә элегрәк искәртүләренчә, быел 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә озын яллар көтелә. Шул рәвешле, россиялеләр 12, 13 һәм 14 июньдә ял итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100