Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Июнь аенда Татарстанда ипотекалар бирү 30 процентка диярлек арткан
Июнь аенда Татарстанда 6,06 мең ипотека кредиты рәсмиләштерелгән, бу – Россия буенча бишенче урын. Моннан алдагы ай белән чагыштырганда әлеге күрсәткеч 29 процентка арткан, дип хәбәр итә Берләштерелгән кредит бюросының матбугат хезмәте.
Җәйнең беренче аенда бирелгән мондый кредитларның гомуми күләме – 30,65 миллиард сум, ә уртача чек 5,06 миллион сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, моннан бер ай элек ул 22,93 миллиард һәм 4,88 миллион сум булган.
Моннан тыш, республикада ипотека рәсмиләштерелә торган уртача срок та арткан. Әгәр майда ул 295 ай (24 елдан артык) булса, июньдә исә 304 ай (25 елдан артык) тәшкил иткән.
Июнь аенда Мәскәү ипотека кредитлары (12,53 мең) бирү буенча лидер булган. Аннары Мәскәү өлкәсе (9,82 мең), Санкт-Петербург (8,05 мең) һәм Башкортстан (7,09) килә.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы июнь нәтиҗәләре буенча Татарстанның бирелгән автокредитлар буенча беренче өчлеккә керүе хакында хәбәр иткән иде.
- Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән «Гаилә ипотекасы» программасы 2030 елга кадәр озайтылды. Әмма Татарстан аны «махсус шартларда» алып була торган төбәкләр арасына кермәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз