news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Июнь аенда озын яллар һәм кыска эш атнасы көтелә

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә бу айда россиялеләрне көткән кыска эш атнасы һәм озын яллар хакында искәрттеләр. Үзгәрешләр 12 июнь, Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле. Бу хакта ТАСС агентлыгы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Ял көннәре шимбәдән дүшәмбегә (11-13 июнь) кадәр дәвам итәчәк. Ә алдагы эш атнасы дүрт көнлек булачак.

«Быел 12 июнь якшәмбегә туры килә, шунлыктан ял көннәре шимбәдән дүшәмбегә (11-13 июнь) кадәр дәвам итәчәк», - дип ачыклык керттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot