news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Июнь аенда Әлмәттә ике йөзгә якын бала туган

Иң яшь ана кешегә 18 яшь, иң олы яшьтәгесенә - 43 яшь булса,иң яшь ата кешегә 20 яшь, ә иң олы яшьтәгесенә – 52 яшь.

Июнь аенда Әлмәттә ике йөзгә якын бала туган
архив

(Әлмәт, 3 июль↨, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары").  Агымдагы елның июнь аенда Әлмәттә 199 бала туган. Шуларның 102 се - малай, 97 ы - кыз бала. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Туган вакытта иң җиңел һәм авыр бала авырлыгы күрсәткечләре - 915 һәм 4490 грамм.

Иң яшь ана кешегә - 18, иң олы яшьтәгесенә - 43 яшь булса, яң яшь ата кешегә – 20, ә иң олы яшьтәгесенә – 52 яшь.

Бу айда балаларга кушылган исемнәр арасында иң популярлары - Әмир, Рамазан, Марк, Мирон, Радэль, София, ә сирәк очрый торганнары – Айзилә, Асель, Даниэлла, Изабель, Нәргизә, Хәмидә, Эрика, Дамиан, Давыд, Демид, Газиз, Клим, Мәлик, Нурислам.

news_right_1
news_right_2
news_bot