Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Июнь аенда Казанда җәйге китап фестивале узачак
14 һәм 15 июньдә Татарстан башкаласында «Смена» заманча мәдәният үзәге оештырган җәйге китап фестивале узачак. Чара өч мәйданчыкта: «Черек күл» паркында, ТР Милли китапханәсендә һәм «Смена» заманча мәдәният үзәге мәйданчыгында узачак.
Фестиваль программасына китап ярминкәсе, китап яңалыкларын тәкъдим итү, авторлар белән очрашулар, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр өчен киң белем бирү программасы һәм махсус проектлар кертеләчәк.
Китап ярминкәсе үзәк вакыйга булачак һәм «Черек күл» паркының төп мәйданчыгында урнашачак. 11:00 дән 19:00 га кадәр биредә федераль һәм төбәк нәшриятларыннан сәүдә өстәмәләреннән башка китаплар сатып алырга, шулай ук язучылар белән аралашырга мөмкин булачак. Ярминкәдә катнашучылар арасында «Гараж» заманча сәнгать музее, Татарстан китап нәшрияты, «Поляндрия» нәшрияты һәм башкалар бар.
Фестивальнең белем бирү өлеше Черек күлдә ике лекториядә узачак. Докладчылар — танылган авторлар, галимнәр, мәдәният хезмәткәрләре һәм медиаменеджерлар – әдәбият, сәнгать һәм мәдәният темаларына лекцияләр укыячак. Шулай ук нәшрият ярдәме белән яңалыкларны тәкъдим итү булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз