news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июнь аенда Казан халкы өчен вакантлы эш урыннары ярминкәләре узачак

Июнь аенда ТР башкаласында яшәүчеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәләре үткәреләчәк. Шәһәрлеләр вакантлы вазыйфалар турында белә һәм эш бирүчеләр белән очраша алачак. Бу хакта Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәренә таянып, Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр итә.

Вакансияләр мини-ярминкәсе 15 июньдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Р. Зорге урамы, 102 адресы буенча урнашкан Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узачак. Вакансияләр Совет районында яшәүчеләргә тәкъдим ителәчәк. Тулырак мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны буенча белергә мөмкин.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш табарга 21 июньдә ярдәм итәчәкләр. Шәһәрлеләрне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Ибраһимов проспекты, 41 адресы буенча көтәчәкләр. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 560-88-98.

Шулай ук 21 июньдә Мәскәү һәм Киров районнары халкы өчен вакансияләр мини-ярминкәсе узачак. Эш бирүчеләр халык белән 10:00 дән 12:00 гә кадәр Гагарин урамы, 46 адресы буенча очрашачак. Тулырак мәгълүматны +7(843)564-58-72 телефоны буенча белергә мөмкин.

Чаралар сериясен Вахитов һәм Идел буе районнарының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендәге вакансияләр мини-ярминкәсе тәмамлаячак. Ул 22 июньдә 9:00 дән 12:00 гә кадәр узачак. Эш эзләүчеләрне Бертуган Касыймовлар урамы, 22/7 адресы буенча кабул итәчәкләр. Сорауларны +7(843)224-86-83 телефоны буенча бирергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә эш эзләү өчен 17 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән – 2021 елга караганда 8,7 меңгә кимрәк. Аларның 10,5 меңе (60 проценты) эшкә урнаштырылган. Еш кына эш эзләүчеләр транспорт, сәүдә, җитештерү, төзелеш һәм медицина тармакларында эш табалар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100