news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июнь аенда ике көн өстәмә ял булачак

3 һәм 11 июньдә республикада яшәүчеләр бер сәгатькә кимрәк эшләячәк.

Июнь аенда ике көн өстәмә ял булачак
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). Июньдә Татарстан халкын берьюлы ике өстәмә ял көне көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Россия Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне, эшләми торган бәйрәм көн булып тора. “Татарстанның бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында”гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә, Ураза гаете дә республикада эшләми торган бәйрәм була ”, - дип аңлатыла хәбәрдә.

Быел Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Ураза бәйрәме 4 июнь көн була. Шулай итеп, 4 һәм 12 июнь көннәре эшләми торган көннәр булып санала. Бәйрәм алдыннан 3 һәм 11 июнь көннәрендә эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.

Быел республика халкы барлык бәйрәмнәр, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 121 көн ял итәчәк. Җитештерү календаре нигезендә, бу ел дәвамында татарстанлыларга 244 эш көне туры киләчәк. Бәйрәм алдыннан тугыз көн (22 февраль, 7 март, 30 апрель, 8 май, 3 һәм 11 июнь, 29 август, 5 ноябрь, 31 декабрь) бер сәгатькә кыскартылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100