news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июльдән коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә

Июль аеннан Татарстанның барлык муниципалитетларында тарифлар кыйммәтләнә. Тарифлар үзгәрешен татарстанлылар август аендагы квитанцияләрдә күрәчәк.

Июльдән коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Романов
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Су, газ, ут өчен тариф бәяләре һәр муниципалитет өчен индивидуаль рәвештә билгеләнә. Бакчачылар, бакчачылык ширкәтләре өчен аерым индексацияләр булмаячак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Романов сөйләде.

«Тиздән Татарстан Республикасының барлык районнары өчен индексация күрсәтелгән документ чыга. Анда һәр авыл җирлеге өчен дә тарифларның күпмегә үзгәрүе билгеләнгән булачак. Ул документ Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырыла. Тарифлар 10,8 проценттан алып 15,7 процентка кадәр күтәреләчәк», – диде ул.

Аның сүзләренчә, коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән сумманың бер өлеше инфраструктураны яхшыртуга юнәлдереләчәк. Һәр ел саен федераль бюджеттан ремонт эшләренә 1 миллиард сумнан күбрәк сумма бирелсә дә, аның җитеп бетмәвен әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Казанда тарифлар күтәрелү хисабына су белән тәэмин итү системаларына модернизация һәм ремонт булачак. Су коллекторлары, торбалары яңартылачак. Җитәкче белдергәнчә, Казанны су белән тәэмин итү системалары 70 процентка искергән, шулай ук Түбән Кама шәһәрендә бу система шактый үзгәрешләр таләп итә.

Романов әйтүенчә, тариф бәяләре бик югары булган шәһәрләр, муниципалитетлар бар. Ул мисал итеп Алабуганы китерде. Республикада электроэнергия һәм газ тарифы бәяләре бик аерылмавын искәртте. Шул ук вакытта су өчен бәяләр районнарда төрле булуын ассызыклады. Җитәкче моны су чыганаклары төрле булуы белән бәйләде. Мәсәлән, җир асты чыганакларыннан табылган суның бер кубометры 60 сум, ә елгадан фильтрацияләгәннең 20 сум гына булуы ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100