news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июльдән 20 проценттан да азрак кертем белән ипотека алу мөмкин булмаячак диярлек

Июльдән 20 проценттан да азрак кертем белән ипотека алу мөмкин булмаячак диярлек
Фото: «Татар-информ»

Агымдагы елның 1 июленнән беренчел кертеме түбән (20 процент һәм аннан да азрак) булган заемщиклар ипотека ала алмаячак диярлек. Чикләүләрне (макропруденциаль лимитларны) Россия Банкы кертәчәк, дип яза «Известия» газетасы.

Регуляторның мондый чикләүләр кертү хокукы 1 апрельдән барлыкка киләчәк – ул РФ Үзәк банкына узган елда бирелде. Үзәк банкның матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, «макропруденциаль лимитлар башта иң куркыныч ипотека кредитлары өчен билгеләнәчәк».

Беренче этапта чикләүләр бурычын түләп бару өчен керемнәренең 80 проценттан күбрәк өлешен кулланган һәм беренчел кертеме түбән булган (20 проценттан артмаган) заемщикларга кагылырга тиеш. Россия Банкы әлегә нинди лимитлар билгеләнәчәген әйтми.

Үзәк банк 2023 елдан тәэмин ителмәгән кулланучылар кредитларына чикләүләр керткән вакыттагы юлдан барырга мөмкин, дип фаразлый басма. Ул чакта чикләүләр башта шактый «йомшак» булды, әмма соңыннан регулятор аларны сизелерлек дәрәҗәдә кырысландырды.

Газета сораштырган экспертлар фикеренчә, регуляторның мондый гамәлләре мантыйкка нигезләнгән. Чөнки 2024 ел уртасында ташламалы ипотека гамәлдән чыгарылганнан соң банклар һәм төзүчеләр түбән беренчел кертем түләүче кешеләр кредитка торак сатып ала алсын өчен төрле хәйләләргә бара.

«<...> бу аерым категория гражданнар, бигрәк тә кредит тарихын башлап кына килүчеләр, мәсәлән, яшьләр өчен ипотека кредиты алу мөмкинлеген чикләргә мөмкин», – дип кисәтте шул ук вакытта экспертларның берсе – «ИнвойсКафе» инвестиция платформасы президенты Геннадий Фофанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100