news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июльдә россиялеләрнең хезмәт хаклары 8 процентка арткан

Бәяләүләр буенча агымдагы елның июлендә оешма хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 42,64 мең сум тәшкил иткән.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Агымдагы елның июлендә россиялеләрнең реаль кереме үсеше ел буена 2 процент, реаль хезмәт хакы 8 процент тәшкил иткән. Бу хакта Росстат хәбәр итә. Бу турыда РИА Новости яза.

Реаль акча кереме – мәҗбүри түләүләрне, инфляцияне исәпләүдән калган табыш.

“2018 елның июлендә реаль акчалата керем узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 2 процентка арткан, гыйнвар-июльдә – 2,6 процентка”, - диелгән статистик ведомство хәбәрендә.

Бәяләүләр буенча агымдагы елның июлендә оешма хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 42,64 мең сум тәшкил иткән һәм узган елны шул чоры белән чагыштырганда, 10,7 процентка арткан, 2018 елның гыйнвар-июль айларында үсеш – 11, 1%.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100