news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июльдән татарстанлылар өчен җылылыкка уртача бәя 1 мең 758 сумнан артып китәчәк

Республиканың Балтач районы - җылылык бәясе арту буенча лидер.

Июльдән татарстанлылар өчен җылылыкка уртача бәя 1 мең 758 сумнан артып китәчәк
архив

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). 2019 елның 1 июленнән республикада яшәүчеләр өчен җылылыкка уртача бәя Гкал өчен 1 мең 758,43 сумнан артып китәчәк. Бу хакта Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты йомгаклау коллегиясендә билгеле булды.

Җылылык энергиясе өчен түләүләр арткан лидерлар өчлегенә республиканың Тәтеш (2 мең 213,05 сум), Минзәлә (2 мең 240,52 сум) һәм Балтач (2 мең. 348,76 сум) кергән.

Чаллы шәһәрендә (1 Гкал җылылык энергиясе өчен 1 мең 619,98 сум), Түбән Кама (1 мең 641,5 сум) һәм Арча (1 мең 645,08 сум) районнарында иң түбән бәяләр теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100