news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Июльдә Истанбулда Халыкара яшьләр фестивале оештырыла
10-18 июльдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә Халыкара яшьләр фестивале оештырыла
Скопировать ссылку
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). 10-18 июльдә Төркиянең Истанбул шәһәрендә Халыкара яшьләр фестивале оештырыла. Аны Төркиянең «Fomged» яшьләр клубы үткәрә.
Яшьләр клубы менә инде егерме бер ел буе Төркия чит ил эшләре министрлыгы, яшьләр эшләре һәм спорт буенча Генераль Департамент белән берлектә халыкара фестивальләр оештырып килә. Аларның максаты – бөтен дөнья яшьләрен берләштерү, дуслык һәм тынычлык мөнәсәбәтләрен ныгыту.
Билгеле булганча, 2006 елда Истанбул шәһәре Аурупа Советы тарафыннан “2010 елда Аурупа мәдәният башкаласы” дип игълан ителә. Быел фестивальнең максаты бөтен дөнья яшьләрен Истанбул шәһәре, андагы традицияләр, мәдәният, спорт һәм социаль өлкә үсеше белән таныштыру булачак.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестивальгә 15 яшьтән алып 26 яшькә кадәрге, социаль, мәдәни, спорт һәм сәнгать чараларында актив катнашучы яшьләр чакырыла. Алар ике категория – фольклор, заман биюләре, музыка төркемнәре, оркестрлар һәм традицион урам перфомансын тәкъдим итүче, шулай ук социаль, мәдәни, спорт өлкәләрендә иҗат итүче төркемнәр (рәсем ясау, керамика, келәмнәр тегү, агачтан әйберләр ясау, шахмат, өстәл теннисы, акробатика, урам музыкантлары, пантомима, традицион кухня, карикатура һәм башкалар) буенча заявка бирергә мөмкин. Тулырак мәгълүматны www.fomgedclub.com сайтында алырга була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2