news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июль ахырына кадәр Татарстанда яңа температура рекордлары көтелми

Татарстанда июль ахырына кадәр яңа температура рекордлары булмаячак. Бу хакта «Метео» прогноз үзәге җитәкчесе Александр Шувалов белдерде. Казан мэриясенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

«Уйламагыз да, бернәрсә дә булмаячак. Июль ахырына кадәр бернинди рекордлар да узылмас», - дип белдерде метеоролог. Ул республика территориясендә июльнең максималь температурасы аномаль эссе булган 2010 елда ук теркәлгәнен искәртте.

«Эссе һава торышы көтелә, Татарстанның көньяк-көнчыгышында да иң күбе – +32, +33 градус. Ә Казанда якынча +30, +31 градус тирәсе. Һава торышы эссе, әмма рекордлы түгел», – дип ачыклык кертте Шувалов.

«Татар-информ» пәнҗешәмбегә +34 градуска кадәр эсселек, яшен һәм боз фаразлануын хәбәр иткән иде. Россиянең Гидрометеорология үзәгендә Татарстанда +37 градуска кадәр эссе буласын әйттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100