Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Июль-август айларында районнарда мәктәп формаларын сату буенча берләштерелгән акция узачак
Бүгенге көндә Татарстанда мәктәп укучылары өчен формалар тегү белән 11 предприятие шөгыльләнә
(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). Республика укытучыларының 2009 елның 19 августында узган киңәшмәсендә ТР предприятиеләре мәктәп формасы үрнәкләрен тәкъдим иткән иде. Экспозиция белән танышканнан соң, ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан укучыларын мәктәп формалары белән тәэмин итүгә үзебезнең җитештерүчеләрне күпләп җәлеп итү бурычын куйды.
Агымдагы елның гыйнварында мәктәп һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашында бу темага багышланган видеокиңәшмә дә узды. Аның нәтиҗәсе буларак, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының республиканың белем йортларына мәктәп формаларын этаплап кертү турындагы боерыгы дөнья күрде.
Бүгенге көндә Татарстанда мәктәп укучылары өчен формалар тегү белән 11 предприятие шөгыльләнә. Форманы мәктәпләргә этаплап кертү планы нигезендә, предприятиеләр республика районнарында продукция үрнәкләрен презентацияләде, мәктәп директорлары белән сөйләшүләр уздырды.
Бу көннәрдә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында үзебезнең җиңел сәнәгать предприятиеләре белән мәктәпләрнең формалар белән тәэмин итүдә хезмәттәшлеге мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Киңәшмәдә катнашучылар июль-август айларында районнарда мәктәп формаларын сату буенча берләштерелгән күчмә акция уздыру турында карарга килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз