news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Июль аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен 17 августка кадәр түләргә була

Июль аенда торак-коммуналь хезмәтләр өчен 17 августка кадәр түләргә була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиялеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен июль аенда 17 августка кадәр түли алачак. Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Александр Аксененко хәбәр итте.

Ул искәрткәнчә, 1 марттан Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең бердәм срогы гамәлдә – исәп-хисаптан соң килүче айның 15 нче көненнән дә соңга калмыйча.

Быел 15 август шимбәгә туры килә. Кагыйдәләр буенча, билгеләнгән срокның соңгы көне эш көне булмаган көнгә туры килсә, түләүне якындагы икенче эш көненә кертергә мөмкин. Шуңа күрә июль аендагы торак-коммуналь хезмәтләр өчен 17 августка кадәр түләргә була. 17 августта кертелгән түләү үз вакытында саналачак.

Шул ук вакытта Аксененко мөмкин булганча квитанцияне 14 августка кадәр түләргә яки моны 17 августта көн дәвамында эшләргә һәм чекны яки операциянең башка раславын саклап калырга киңәш итә. Әгәр күчерү турындагы мәгълүмат системага тоткарлык белән керсә, бу үз вакытында түләүне расларга ярдәм итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot