news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июль аенда Пенсия фонды арттырылган пособиеләрне вакытыннан алда күчерәчәк

Пенсия фонды россиялеләргә бердәм түләү көнендә – һәр айның өченче көнендә бирелә торган социаль пособиеләрне вакытыннан алда күчерәчәк. Бу июль аенда әлеге датаның ял көненә туры килүе белән бәйле, дип хәбәр ителә Россия Пенсия фонды сайтында.

Пособие алу өчен банктагы счетын билгеләгән һәркемгә түләүләр бүген үк күчерелә. Почта бүлекләре аша илтеп тапшыру стандарт график буенча 3 июльдән 25 июльгә кадәр башкарылачак, дип ачыклык кертәләр ведомствода.

Июнь ае өчен аерым түләүләр яшәү минимумы индексацияләнү белән бәйле рәвештә арттырылган күләмдә киләчәк. Барыннан да элек, индексация 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче аз тәэмин ителгән гаиләләрнең айлык пособиеләренә кагыла.

Гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү, пособиенең билгеләнгән суммасына карап, аена уртача 6,75 – 13,5 мең сумга кадәр арткан.

Шулай ук йөкле хатын-кызларга да арттырылган түләүләр күчереләчәк, төбәгенә карап, пособие аена 6,3 – 17,3 мең сумга кадәр арткан, дип хәбәр итә Россия Пенсия фонды.

Искәртеп узабыз, май аенда РФ Президенты Владимир Путин өстәмә социаль ярдәм чаралары турында игълан итте. Әйтик, эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре һәм минималь хезмәт хакы күләме 10 процентка арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100