news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июль аенда Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак

5 июльдә (җомга) Татарстан Республикасы делегациясе бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак.

Июль аенда Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак
tatar-congress.org

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). 2019 елның 5-7 июль көннәрендә Мәскәүдә инде традициягә кергән Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 июльдә (җомга) Татарстан Республикасы делегациясенең бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Башлана 12:00 сәгатьтә. Теләге булган һәркем чарада катнаша ала.

Адрес: Новокузнецкая урамы буенча сквер, 13/15 – 17/19, дип хәбәр итә оештыручылар.

Татарстан Мәдәнияте көннәренең төп вакыйгасы булып, Мәскәү Халыкара музыка йортында Татарстан сәнгать осталарының гала-концерты булачак. Башлана 18.00 сәгатьтә.

6 июль көнне Мәскәү дәүләт «Коломенское» музей-тыюлыгында Сабантуй-2019 гомумшәһәр бәйрәме узачак.

7 июльдә үзәк Мәскәү ипподромында «Татарстан Республикасы призларына ат чабышлары» узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100