news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Июль аенда Кремль янында гаилә кинолары һәм мультфильмнар күрсәтәчәкләр

Июль аенда Казанда яшәүчеләр һәм аның кунаклары өчен ишегалларында ачык кинокүрсәтүләр узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 һәм 27 июльдә тамашачыларга «Дозор Джунглей: Кругосветка» мультфильмы күрсәтеләчәк. Картина төрле кыргый хайваннар командасы турында сөйләячәк. Алар яңгырлар сезонына кадәр джунглины юк итүдән коткару өчен дөнья тирәли сәяхәткә китәчәк.

12, 19 һәм 26 июльгә «Әлдермештән Әлмәндәр» фильмын күрсәтү планлаштырыла. Сюжет буенча, бер авыл кешесе үлем ияләренең кагыйдәләрен бозып, тиешле сроктан артык яшәп ята. Аның янына Әҗәл командировкага китә, әмма Әлмәндәр карт аны алдый ала.

13 июльдә «Я делаю шаг» картинасын күрсәтәчәкләр. Ул Мәскәүдә эшләргә хыялланган Саша Макарова турында сөйли, ләкин кайчандыр үзе укыган Псков мәктәбендә эшләргә мәҗбүр була.

20 июльдә «Катя-Катя» фильмы тамашачыларны 1942 елның язына алып кайтачак. Мәскәү укучысы Катя таныш булмаган хәрби-диңгез училищесы курсанты Костя белән языша. Фронтка озатканда аның эшелоны Мәскәү аша узарга тиеш, һәм аларның очрашырга өмете бар. Ә еллар узгач — безнең заманда — күп еллар элек башланган яшүсмерләр мәхәббәте кабатлана.

Барлык сеанслар 20:30 сәгатьтә башлана. Җәдвалда һава шартларына бәйле рәвештә үзгәрешләр булырга мөмкин. Керү ирекле, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100