news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ихтыяр Кыямов: Мирасны барлап яңа «йолдыз»ларны калкыту - чын мәгънәсендә милләтне саклау

Камал театрының яңа бинасында «Такташ FEST» проектын йомгаклауга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Казан федераль университеты студенты Ихтыяр Кыямов әлеге проектка карата үз фикерләрен җиткерде.

Ихтыяр Кыямов: Мирасны барлап яңа «йолдыз»ларны калкыту - чын мәгънәсендә милләтне саклау
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

- «Такташ Fest» нәтиҗәләрен чыгару кичәсендә мин тәмам мәмнүн булып утырдым. Беренчедән, татар халкының Такташ кебек даһи уллары барлыгына, икенчедән, Такташ рухы белән илһамланган шагыйрьләр, композиторлар, музыкантлар, җырчылар сәләтенә, өченчедән, Такташ иҗатына төшенә алган, аңа мөкиббән булган зыялылар барлыгына сокландым.

Милләтебезнең мәшһүр улларына багышланган күркәм һәм юмарт (монысы хәзерге вакытта аеруча мөһим!) бәйгеләр үткәрелеп торсын, күбәйсен, күләмләнсен, дигән теләк кенә белдерәсе кала. Элгәрләрнең мирасын барлап яңа «йолдыз»ларны калкыту – чын мәгънәсендә милләтне саклау ул! Традицияләрне дәвам иттерү – ул торгызылган учакны саклау, аңа утын өстәп тору, көлгә табыну түгел, ди ул.

«Такташ FEST» проектын йомгаклауга багышланган әдәби-музыкаль кичә турында тулырак «Интертат» сайтында укый аласыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot