Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ихтыяр Кыямов: Әдәбиятыбызның көнүзәк темаларга мөрәҗәгать итүе – бик уңай күренеш
Бүген Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә патриотик юнәлештәге «Геройлар янәшә» – «Герои рядом» ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бәйгедә «Хикәя» номинациясендә кызыксындыру бүләгенә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика» юнәлешендә 2 курста белем алучы Ихтыяр Кыямов лаек булды.
«Әлеге конкурс игълан ителгәч, озын-озакка сузмыйча, үземнең «Сыерчык оясы» исемле хикәямне җибәрергә булдым», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ихтыяр Кыямов үзенең иҗат җимешенең үзәгендә Мостафа атлы ирнең ни рәвешле һәлак булуы тасвирлануын, хикәянең 2022 елның 21 сентябрендә мобилизация игълан ителгәннән соң язылуын билгеләп үтте.
«Җиңәрмен дип бер дә уйламадым, җибәреп карыйм әле дип кенә юлладым. Ә инде җиңүем билгеле булгач, бик шатландым. Котлау сүзләрен ирештергән һәммә кешегә олы рәхмәтемне белдерәсем килә!» – диде КФУ студенты.
«Язучылар өчен бәйгеләр еш булып тора, һәрберсендә катнашырга тырышам. Монысы әлегә иң зур җиңүем дип саныйм. Махсус хәрби операция темасына язылган әсәрләр дөнья күрә башлады, ни гаҗәп, һәр әсәрнең үзәгендә кеше язмышы. Гөлүсә Закированың «Энекәш» повесте дә ни генә тора бит! Фирдүс Гыймалтдиновның «Шом», «Үлемнән бер адым алдарак» әсәрләре дә үзәккә кереп үтә торганнардан. Әдәбиятыбызның көнүзәк темаларга мөрәҗагать итүе – бик уңай күренеш!» – диде Ихтыяр Кыямов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз