Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Ихтыяҗ булмаган белгечлекләргә түләүле нигездә кабул итүне киметергә тәкъдим итәләр
Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм сенаторлар ихтыяҗ зур булган белгечлекләр буенча квалификацияле кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итүгә юнәлдерелгән закон проектын имзалады, дип хәбәр итә парламентның югары палатасы матбугат хезмәте. Документ югары уку йортларына түләүле нигездә кабул итү мәсьәләләрен җайга сала. Максат - икътисадта ихтыяҗ булмаган белгечлекләргә кирәгеннән артык студентлар җыюга юл куймау. Бу хакта «Российская газета» яза.
«2025 елның 6 февралендә узган РФ Президенты каршындагы Фән һәм мәгариф советы утырышында дәүләт башлыгы икътисад һәм хезмәт базары тарафыннан ихтыяҗ булмаган белгечлекләр буенча түләүле нигездә тиешеннән артык кеше җыймаска кирәклеген билгеләп үткән иде», - дип искәртте проект авторларыннан берсе, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты башлыгы Лилия Гомәрова.
Аның сүзләренчә, закон проекты РФ Хөкүмәтенә югары уку йортларына түләүле урыннарга студентлар кабул итү күләмен билгеләү вәкаләтен бирә. «Хөкүмәт шулай ук күрсәтелгән күләмне билгеләү тәртибен һәм вакытларын да раслаячак. Закон 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керер дип көтелә», - диде сенатор, әлеге яңалыкның 2025 елгы кабул итү кампаниясенә кагылмаячагын искәртеп. Сенаторлар закон проекты якын арада Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан имзаланыр һәм парламент каравына кертелер дип көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз