news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

IХ Халыкара татар теле олимпиадасы Гран-при иясен Төркия Сабан туенда бүләкләделәр

Гамзә Нур Налбантка Рәхмәт хатын Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Альберт Ялышев тапшырды.

IХ Халыкара татар теле олимпиадасы Гран-при иясен Төркия Сабан туенда бүләкләделәр
Рушания Алтай

Төркиядәге татар авылы Османиядә үткән Сабан туенда Искешәһәр татар җәмгыяте IХ Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында Гран-прига ия булган төрек кызы Гамзә Нур Налбантны котлап, Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Гамзә Нур Налбантка Искешәһәр татар җәмгыяте һәм авыл халкы исеменнән бүләкне Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Альберт Ялышев тапшырды.

«Безнең ана телебезне өйрәнгән, аны югары дәрәҗәдә камилләштергән һәм ана ватаныбыз –Татарстанда зур бүләкләр алуга ирешкән Гамзә Нур – безнең барыбызга да үрнәк. Ул – Искешәһәрнең горурлыгы», - дип сөйләде Искешәһәр татар җәмгыяте рәисе Ведат Догу.

«Бүген миңа шундый зур бәйрәмдә, йөзләгән кеше каршында бүләк бирерләр дип көтмәгән идем. Көтелмәгән куаныч булды. Бик шатландым һәм горурландым. Җиргә иңгән беренче аятьтә, үзеңне юктан бар иткән Аллаһның исеме белән укы, кем икәнеңне бел, диелгән. Мин үземне, кем икәнлегемне беләм. Динемне, милләтемне беләм. Максатым – төрки телләрне саклауга, киләчәккә илтүгә хезмәт итү, гомерем буе татар теленә хезмәт итәсем килә. Тагын бер тапкыр сайлаган юлымның дөрес булуына инандым», - дип сөйләде Гамзә Нур «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә.

Гамзә Нур Налбант быел Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында Гран-при яулады, бүләк аңа Казанда махсус тантанада тапшырылды.

Үзе теләп татарча өйрәнгән төрек кызы Гамзә Нур – Османгази университеты студенты, тюркология бүлегендә магистратурада укый, быел беренче курсны тәмамлый. Магистратура диссертациясендә XVI-XVII гасырлардагы татар теле белән бүгенге татар теле арасындагы аерманы тикшерергә уйлый.

 

Фото: © Зилә Мөбәрәкшина

Журналист Илүзә Ибәтуллина Гамзә Нур Налбант белән әңгәмә үткәргән. Аны «Идел» яшьләр журналының соңгы санында укырга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100