news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

IX Казан мөселман киемнәре фестивалендә дизайнерлар коллекцияләренә ташламалар булачак

“Дизайнерлар сез әйткән суммага риза булыр, кире какмас дип уйлыйм”, - диде Наилә Җиһаншина.

IX Казан мөселман киемнәре фестивалендә дизайнерлар коллекцияләренә ташламалар булачак
Султан Исхаков

(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). IX Казан мөселман киемнәре фестивалендә дизайнерлар коллекцияләрен арзан бәядән алып булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да фестивальгә багышланган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Башка елларда дизайнерлар күп катнашкач, чара озакка сузыла һәм тамашачыларның дизайнерлар тәкъдим иткән киемнәр белән кызыксыну, сатып алырга вакытлары калмый иде. Быел шуңа күрә фестивальгә 12 генә дизайнер чакырулы, аларның кайберләре ике-өч коллекция тәкъдим итәчәк. Дизайнерлар үзләре белән бик күп матур коллекцияләр алып килгән. Тамашачылар аларны ташламалар белән ала алачак”, – диде РФ һәм ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина.

“Татар-информ” хәбәрчесенең: “Үзебез белән күпме акча алып килергә? Коллекцияләрнең якынча бәясе күпме?” дигән сорауга Наилә Җиһаншина: “Монысын һәр дизайнер үзе хәл итә. Алар янына барып, “Минем менә шуның кадәр акчам бар”, дип килешсәгез”, алар сезгә кире какмас дип уйлыйм”, – диде Наилә Җиһаншина.

news_right_1
news_right_2
news_bot