Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
IX Бөтенроссия татар журналистлары форумының ачылышы фикер алышу форматында үтте
14-16 октябрь көннәрендә Казанда IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында форумның ачылышы үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форумны ачып, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Ул чарада Россиянең 15 төбәгеннән 42 журналист катнашуын билгеләп үтте. Быел делегатлар Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл, Чувашия республиклары, Самара, Төмән, Ульян, Свердловск, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Киров, Пенза өлкәләре, Пермь крае, Мәскәү шәһәреннән килделәр.
Данис Фәнис улы катнашучылар арасында басма һәм электрон матбугат, радио һәм телевидение хезмәткәрләре, блогерлар булуын, узган еллардан аермалы буларак быел журналистлар өчен программа Казан шәһәрендә генә узачагын әйтте. Ачылыш тантанасын ул фикер алышу, үзара аралашу форматында үткәрергә тәкъдим итте.
Ачылышта Татарстан Республикасының «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та катнашты. Алар төбәкләрдәге татар журналистларына урыннарда татар телен саклауга, татар мәдәниятен таратуга керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бүген эштә заманча алымнар куллану, яңа төрле эш форматларына күчү кирәклеге турында билгеләп үттеләр. Бу эштә ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр.
Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи катнашучыларны форумның эш программасы белән таныштырып, катнашучыларга әлеге чарадан файда алып китәргә, ул тәҗрибәне төбәкләрдә уңышлы кулланырга киңәш итте.
Алга таба сүз төбәкләрдән килгән делегатларның үзләренә бирелде. Башкортстан Республикасыннан Гөлшат Сафина, Галия Сәфәрҗанова (»Диләфрүз» газетасы), Азат Фазлиәхмәтов (»Юлдаш» радиосы), Ульян өлкәсеннән «Өмет» газетасының баш мөхәррире Исхак Хәлимов, Свердловск өлкәсеннән «Саф чишмә» газетасының баш мөхәррире Фавия Сафиуллина, Мәскәүдән татар блогеры Ленар Закиров, Түбән Новгород өлкәсеннән Рәзилә Әхмәдуллина (»Нижгар татарлары» журналы, «Нижгары» ТВ проекты), Оренбург өлкәсеннән ТНВ корпункты хәбәрчесе Фирүзә Әбсәләмова, Удмуртиядән телевидение журналисты Хәмидә Гайфуллина, «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире урынбасары Гүзәл Шакирова, Пермь краеның «Тол буйлары» газетасыннан Ирина Трутнева, Киров өлкәсеннән «Дуслык» газетасы хәбәрчесе Шәмсия Хәлилова, «Питер татар» порталының шеф-редакторы Равил Закиров чыгыш ясадылар.
Алар үзләре эшли торган матбугат чаралары турында сөйләделәр, уңышлары белән уртаклаштылар, булган проблемалар, авырлыклар белән бүлештеләр, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татмедиа» җитәкчелегенә тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз