Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
IX Бөтенроссия татар журналистлары форумында Рәмис Латыйпов иҗат теориясе турында сөйләде
IX Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында танылган журналист һәм блогер Рәмис Латыйпов катнашучылар алдында иҗат теориясенә багышланган чыгышын тәкъдим итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Спикер иҗат процессының асылы, иҗади фикернең каян барлыкка килүе һәм авторлык эшендәге үзенчәлекләр турында үзенең карашлары белән уртаклашты.
Рәмис Латыйпов үзенең көндәлек эшчәнлегендә ясалма фәһем мөмкинлекләрен актив куллануын сөйләде. Атап әйткәндә, ул ясалма фәһем ярдәмендә кызыклы һәм заманча видеороликлар ясавын белдерде. Аның фикеренчә, ясалма фәһем журналистның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтүче һәм эшне нәтиҗәлерәк итүче заманча корал булып тора.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз