Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
IX Бөтенроссия «Ак калфак» бәйгесе узды
Кичә, 2 апрель көнне, IX Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең йомгаклау турының беренче көне булды. Билгеле булганча, аңа кадәр ике тур үтелгән иде.100дән артык гариза килде. Финалга 3 регионнан (Татарстан Респуликасы; Самара һәм Свердловск өлкәләре); 1 чит ил – Казакъстан Республикасыннан 7 кыз һәм 7 егет узды. Җюри финалистларга төрле сораулар биреп, белемнәрен сынадылар. Татар дөньясының үткәне, гореф-гадәтләре, шөхесләре турында сөйләшу алып барылды.
Егет-кызларны Башкалабыз Казанның «Мирас» кунакханәсендә каршы алдылар.
«Туган авылым» комплексында өлеш ясау буенча мастер-класс узды, егет-кызлар парлашып өлеш пешерделәр. Егетләр эчлеген ясадылар, ә инде кызлар тышлыгын. «Ни өчен шулай?»- дигән сорауга җавапны Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы: «Гаиләдә төрле вакытлар була, хатын-кыз авырып китсә, эш белән каядыр китсә, ир кеше балаларга нәрсә дә булса пешереп ашатырга тиеш. Бу эш хатын-кызныкы гына дигән сүз түгел, билгеле, хатын кыз да ир-ат эшенә кушылып китәргә мөмкин».
Шулай ук синель чыбык белән үрү буенча да өйрәтү дәресләре узды.
Соңрак сынаулар Казан шәһәре Вахитов районы «Каюм Насыйри исемендәге аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар – рус урта гомуми белем мәктәбендә дәвам итте. Биредә егетләр спорт төрләрендә, ә кызлар татар биюе буенча көч сынаштылар. Баллар билгеле булгач катнашучылар хөкемдарлар белән әңгәмә узды.
Катнашучы егет-кызлар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында да булдылар. Биредә аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы сәламләде һәм үзенең котлауларын җиткерде.
Көнне йомгаклап, финалистлар Илгиз Зәйниевның пьесасы буенча куелган «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» спектаклен карадылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз