news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ивановодагы фаҗига йортның беренче катында газ казаны шартлаудан чыккан

Тикшерүчеләр Иваново шәһәрендәге ике катлы йортның беренче катында газ казаны шартлаганын ачыклаган.

 (Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ») Бүген иртән Иваново шәһәрендә күпфатирлы торак йортта газ шартлавы, шуның нәтиҗәсендә алты кешенең гомере өзелгәне турында хәбәр ителгән иде. Тикшерүчеләр ике катлы йортның беренче катында газ казаны шартлаганын ачыклаган. Бу хакта "ТАСС" агентлыгына РФ Тикшерү комитетының гаммәви мәгълүмат чаралары белән бәйләнешләр идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Светлана Петренко җиткергән. 

"Тикшерүчеләр көнкүреш газы шартлаган фатирны ачыклады. Беренче каттагы фатирда газ казанының җимерек кисәкләре табылды, шартлау эзләре идәндә дә яхшы күренә", - дигән ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100