news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ивановода Советлар Союзы Герое Алимкәй Әбдершинга истәлек тактасы куелган

Алимкәй Әбдершин — Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале иясе.

Ивановода Советлар Союзы Герое Алимкәй Әбдершинга истәлек тактасы куелган
Фәрит Ляпин

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ивановоның Җәмигъ мәчетендә Советлар Союзы Герое Алимкәй Әбдершинга истәлек тактасын ачканнар. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына уңаеннан урнаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Иваново өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Ляпин сөйләде.

«Безнең барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Алимкәй Әбдершин — үз гомерен кызганмыйча безнең буын һәм киләчәгебез өчен батырларча көрәшүчеләрнең берсе. Милләте буенча — татар. Ул татар халкының бер өлеше — Россия Федерациясе халкы саны буенча безнең уртак җиңүгә зур өлеш керткән икенче кеше», — диде ул.

Фәрит Ляпин Бөек Ватан сугышы елларында Алимкәй Әбдершинга авыр сынаулар аша узарга туры килгәнен билгеләп үтте. «Ул Мордовиянең Иске Аллагол авылында туган, аннан Ивановога күченә, шунда эшли. Ивановодан фронтка алына. Сугышның барлык фронтларында Татарстаннан 700 меңгә якын төрле милләт кешесе катнашкан. 225дән артык фронтовик Советлар Союзы Герое исеменә лаек була», — диде ул.

Алимкай Абдулла улы Әбдершин — Бөек Ватан сугышы ветераны: 1942 елның ноябрь-декабрендә — 747 нче укчы полк (Воронеж фронты) укчысы. Донның урта агымында оборона сугышларында катнаша. 1942 елның 14 декабрендә Горохово авылында (Воронеж өлкәсенең Югары Майна районы) яралана. 1943 елның мартына кадәр Липецк госпиталендә була.

1943 елның май-октябрендә — 86 нчы укчы полкның автоматчылары ротасы командиры (Воронеж фронты). Курск сугышында, Белгород-Харьков һәм Сума-Прилук операцияләрендә, Днепр өчен сугышларда катнаша.

Немец-фашист илбасарлары белән сугышларда күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен, 1944 елның 10 гыйнварында СССР Югары Советы Президиумы Указы белән кече сержант Әбдершин Алимкай Абдуллович исеменә Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100